Максютов Сергей Павлович (1925–1945)

Серге́й Па́влович Максю́тов (1925—1945) — Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең кызылармиячесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое (1945).

Сергей Максютов 1925 елның 10 апрелендә Керенск шәһәрендә (хәзер — Пенза өлкәсе Вадинск районы Вадинск авылы) туган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозда хезмәт куя. 1930 елдан Чаллы районында яши. 1943 елда Максютов Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә хезмәткә чакыру ала. Шул ук елның декабреннән – Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1945 елның февраленә кызылармияче Сергей Максютов 1 нче Украина фронтының 13 нче армиясе 3 нче понтон-күпер бригадасы 18 нче аерым моторлашкан понтон-күпер батальоны понтонёры була. Польшаны азат иткәндә батырлык күрсәтә. 1945 елның 3 февралендә Максютов Бжег шәһәре районында Одер елгасы аша чыгучы күперне саклый. Дошманның күперне шартлату өчен кабартылган көймәләрдә елга агымы буенча фугаслар җибәрүен аңлап алып, ул суга сикерә һәм аларны тоткарлый, шул вакытта үзе дә шартлый. Бжегтан төньяктарак Одер елгасы ярында җирләнгән.

СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 10 апреленнән «фронтта немец басып алучыларына каршы команданың сугышчан биремнәрен башкаруда үрнәк һәм батырлык күрсәткән өчен» кызылармияче Сергей Максютов, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шулай ук, үлгәннән соң, Ленин ордены белән бүләкләнә.

Максютов хөрмәтенә Вадинск һәм Чаллыда урам исемнәре аталган. 

 Чыганаклар: 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.